- ут
- I. 1. Яна торган әйберне чорнап алган кызу газлар; ялкын 2. Яктырткыч приборлардан таралган яктылык. Кабызылган, яндырылган яктырткыч приборлар тур. 3. күч. Күзләрдәге ялтырау (гадәттә кешенең эчке халәтен белдерә) ут кабынды кинәт күзләренә 4. сөйл. Электр ут кертү, ут өчен түләү 5. Атыш, ату көчле артиллерия уты. Сугыш, көчле сугыш хәрәкәтләре тур. 6. Янгын 7. күч. Кемне дә булса биләп алган көчле хис, тойгы. күч. Күңел күтәренкелеге, дәрт, ялкын, көч 8. с. Дәртле, кайнар холыклы; елгыр, үткен (кеше тур.) ут егет. УТ АЛУ – 1. Яктырткыч приборны яндыру, аңа ут кабызу 2. күч. Ут, янгын әйләндереп алу, ныклап яна башлау. УТ КАБУ – Яна башлау. УТ КОРТЫ, УТЛЫ БӨҖӘК (КОҢГЫЗ) – Караңгыда тәненнән яктылык чыгара торган бөҗәк; рус. Светляк, Светлячок. УТ КӨЙМӘСЕ – иск. Пароход. УТ НОКТАСЫ – Туп, пулемет кебек кораллар куелган урын. УТ ТАШЫ – иск. Чакма таш. УТ ТЕГЕРМӘНЕ – Пар тегермәне. УТ ЧӘЧӘК – Вак яфраклы, сары чәчәкле, тәбәнәк кенә сазлык үсемлеге; рус. Лютик болотный. УТ АЧУ – Ата башлау, атыш башлану. УТ КҮРШЕ – Янәшә йортта яшәүче
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.